Муниципаль районнардагы гидротехник корылмалар исәбе буенча сорау каралды

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

17 гыйнвар көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында  гидротехник корылмаларның җыелма исемлеге мәгълүматларының ТР Гадәттән тыш ситуацияләр һәм гражданлык оборонасы буенча министрлык һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсе  мәгълүмат базасы белән туры килмәүне бетерү соравы буенча чираттагы киңәшмәне үткәрде. Бу сорау буенча сөйләшүдә Ростехнадзорның Идел буе идарәсе,  ТР Гадәттән тыш ситуацияләр һәм гражданлык оборонасы буенча министрлыгы һәм кайбер муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнаштылар.

Татарстан Республикасында барлыгы 800 дән артык гидротехник корылма исәпләнелә, шул исәптән 705 е муниципаль берәмлекләр милкендә. Республика, язгы су ташу куркынычы халык һәм икътисади объектлар өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган  регионнар исәбенә керә. Язгы су ташу чорында гражданнар тормышы иминлеге, сәламәтлеге һәм аларның мөлкәте өчен куркыныч туа. Шуңа күрә, су объектлары язгы чорда аеруча игътибар итүне таләп итә.

Киңәшмәдә Сарман һәм Саба районнарында гидротехник корылмалар белән эш алып бару каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International