Дәүләт хакимияте органнарының өстен бурычларының берсе булып мәдәни мирас объектлары (мәдәни һәм тарихи һәйкәлләр) кебек алыштыра алмаслык дәүләт саклыгы тора.
Шул сәбәпле, 2019 нчы елның 17 нче гыйнварында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Гущин Иван Николай улы катнашында региональ әһәмиятле тарихи мирас объекты итеп ачыкланган "1841-1844еллар В.И.Щетинкин йорты, 1856-1857 елларда яңадан төзелгән " бинаны һәм Татарстан Республикасының Арбитраж суды карары белән тартып алына торган җир кишәрлекләрен гамәви сату соравы буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР Министрлар Кабинетының суд карары белән тартып алынган мәдәни мирас объектларын гамәви сату тәртибен раслау турындагы карары проекты эшләнелде. Проект Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белән килештерелгәннән соң ТР Министрлар Кабинетына җибәреләчәк.
Киңәшмәдә шулай ук мәдәни мирас объектларын саклау буенча төзекләндерү эшләре алып баруның проект-смета документларын әзерләү турындагы сорау да каралды.