ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ел саен ТР дәүләт милке реестрын актуализацияләү үткәрә. Татарстан Республикасы милке белән төрле хокукларда идарә итүче юридик затлар 2019 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча ТР ҖИр һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына ТР дәүләт милке реестры турындагы Нигезләмәнең 2.3 п. нигезендә программа продуктының тиешле форматында мөлкәт составы турындагы мәгълүматларны тапшырырга тиеш.
Әйтелеп үткән программа продукты, шулай ук аны урнаштыру һәм тутыру турындагы методик рекомендацияләр белән mzio.tatarstan.ru сайтында “Белешмәләр” бүлегенең “Татарстан Республикасы дәүләт милкен ТР дәүләт милке Реестрына" кертү буенча мәгълүмат” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Документлар график нигезендә кабул ителә. ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы телефоннары: 221-40-52, 221-40-38, 221-40-51, 221-40-50 (эчке телефоннар: 2-20, 1-57, 2-85, 1-27).