2019 нчы елның 28 гыйнвары көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә Татарстан Республикасы Президенты боерыклары нигезендә масштаблы инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен җир кишәрлекләрен бирү сораулары каралды.
Киңәшмә барышында арендага бирелгән җир кишәрлекләренең инвестицион проектларны тормышка ашмавы куркынычы, намуссыз инвесторлар белән җир кишәрлеге арендасы килешмәсен гамәлдән чыгару һәм җир кишәрлекләрен кире кайтару механизмнары турында, җир кишәрлегендә объект төзелеше белән бәйле дәгъваларга юл куймау механизмы һәм инвесторның банкротлыгы турында,проектны тормышка ашыруны контрольдә тоту һәм контрольдә тотучы органнар турындагы сораулар каралды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча “Татарстан Республикасы Президенты боерыклары нигезендә җир кишәрлекләрен сатулар үткәрмичә арендага бирү өчен, социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнештәге объектның, масштаблы инвестицион проектның Татарстан Республикасы Җир кодексында билгеләнгән критерийларга туры килүен дәлилли торган документларны карап тикшерү тәртибен раслау турында” № 1034 30.12.2015 Министрлар Кабинеты карарына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр җитештерелде.