2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре карамагындагы муниципаль милек һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 5 023,8 миллион сум салым булмаган табыш керде

2019 елның 1 феврале, җомга

     Татарстан Республикасының җирле үзидарәләре  мәгълүматлары буенча, 2018 ел  нәтиҗәләре буенча  2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре карамагындагы муниципаль милек һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан җирле  бюджетка 5 023,8  миллион сум салым булмаган табыш керде.  Татарстан Республикасы буенча  җирле  бюджет каршында бюджет  йөкләмәсе 111 % ка үтәлде, ләкин шулай да ике муниципаль районда – Кама Тамагы (бюджет  йөкләмәсе 79,2 % ка үтәлде) һәм Тукай районында (бюджет  йөкләмәсе 97,9 % ка үтәлде) еллык бюджет  йөкләмәсе үтәлмәде.

Статьялар буенча Татарстан Республикасының җирле бюджетына 2018 нче елның 31 декабренә:

мөлкәтне арендалаудан – 302,8 миллион сум - план 108,3 % ка үтәлгән;

дивидентлардан – 25,7  миллион сум – план 100,5 % ка үтәлгән;

муниципаль унитарных предприятиеләрнең чиста табыш өлешеннән – 22,6 миллион сум - план 119,6 % ка үтәлгән.

җирне арендалаудан – 20471,3 миллион сум – план 104 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 2,6 миллион сум – план 105,9 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 1,4 миллион сум табыш кергән– план 101 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 379 миллион сум – план 120,1 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 784,3  миллион сум – план 140,4 % ка үтәлгән;

мөлкәтне файдаланудан башка табышлар – 1 034 миллион сум акча кергән – план 109% ка үтәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International