Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2018 елның 28 ноябре № 451-ФЗ Федераль законы

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 2018 елның 28 ноябре, № 451-ФЗ Федераль законы (соңрак – Закон) хөкем системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2018 елның 20 ноябрендә кабул ителгән hәм 2018 елның 23 ноябрендә Федерация Советы тарафыннан хупланган.

“Арбитраж процессуаль кодексы”, “Гражданнар процессуаль кодексы”, “Административ суд эшчәнлеге кодексы”, “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында”, “Россия Федерациясендә өченче суд турында”гы, “Башкарма җитештерү турында”гы hәм кайбер башка федераль законнарга комплекслы үзгәрешләр кертелде.

Закон актларына үзгәрешләр 29 июль 2018 ел  № 1-ФКЗ  “Федераль конституцион законга үзгәрешләр кертү”, “Россия Федерациясе хөкем системасы” hәм аерым федераль конституцион законнарга үзгәрешләр кертү гомуми юрисдикция кассацион судлар, гомуми юрисдикция аппеляцион судлар оештырылу сәбәпле кертелде (соңрак - №1 ФКЗ)

Бу үзгәрешләр гомуми юрисдикция судларының апелляция инстанцияләре гомуми юрисдикцияле кассация hәм аппеляция судларының эшләрне карау hәм обжалования процедуралары, югары судта кассацион hәм күзәтү сыйфатында эшләрне карауга кагыла.

Гражданлык hәм арбитраж эшләрне башкарганда якларның представительләренә югары юридик белемле булу таләп ителү кертелә. Бу таләп җәмәгать судьялары hәм район судларының гражданлык эшләрен карауга кагылмый.

№1-ФКЗ Законы нигезендә гомуми юрисдикция кассацион судлары, гомуми юрисдикция апелляция судлары вазыйфага билгеләнгән саннан кимендэ икедән бере билгеләнгәндә оешкан дип санала.

Күрсәтелгән судларның эшчәнлеген башлау көне турындагы карарны Россия Федерациясенең Югары Суды Пленумы кабул итә hәм бу турыда 2019 елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча рәсми рәвештә хәбәр итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International