Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре карамагында булган муниципаль милек һәм җир участокларыннан файдалану һәм сатудан налог булмаган керем 2019 елның январендә 302,7 миллион сум тәшкил итте

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары мәгълүматы буенча, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре карамагында булган муниципаль милек һәм җир участокларыннан файдалану һәм сатудан Татарстан Республикасы җирле бюджетына кергән налог булмаган керем 2019 елның январендә 302,7 млн.сум тәшкил итте. Татарстан Республикасы буенча җирле бюджетларга тулаем бюджет йөкләмәсе 2019 елга 3 816,3 млн.сум күләмендә билгеләнде.

 

2019 елның 1 февраленә Татарстан Республикасы җирле бюджетларына статьялар буенча керем:

 

милекне арендага бирүдән – 18,0 млн.сум;

җир участокларын арендага бирүдән - 179,9 млн.сум;

ышанычлы идарә итүдән - 0,1 млн.сум;

милек сатудан - 60,2 млн.сум;

җир участоклары сатудан - 31,5 млн.сум;

милекне файдаланудан башка керемнәр - 13,0 млн.сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International