Безнең республиканың тарихы 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң элеккеге Россия империясе халыкларының милли дәүләтчелеген билгеләү белән тыгыз бәйләнгән.
1920 елның 25 июнендә РСФСР составында Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР, Татария) оештырыла. Татар АССР 1990 елга кадәр булган. 1990 елның 30 августында Татария Татар Совет Социалистик Республикасы итеп үзгәртелә, 1992 елның 16 маеннан ул Татарстан Республикасы исемен йөртә.
2020 елның 25 июнендә Татарс АССР оешуга 100 ел тула. Татар АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча республика планын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (алга таба – Министрлык) ел саен ведомстволарның чаралар планнарын әзерләү һәм аларны югары органнарга тәкъдим итү белән тәэмин ителә.
Министрлык дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалануда һәм Татарстан Республикасы һәм җирле үзидарә органнары карамагында булган мөлкәт һәм җир кишәрлекләренең табышлылыгын арттыруда ирешүен дәвам итә.
Ел саен ТР Дәүләт милке комитеты һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының ТР социаль-икътисади үсешендә актив катнашучы хезмәт ветераннары белән очрашулар үткәрелә.
Татарстан Республикасы көненә, 30 августта, төрле чаралар, шул исәптән Татар АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган хезмәткәрләрнең балалары ясаган рәсемнәр күргәзмәләре уздырыла, алар арасында: «Татарстан-минем туган илем», «Татарстан – безнең уртак йортыбыз». 2018 елның 27 декабрендә Яңа еллык тантаналы чарада «Татарстан Республикасын ничек яхшы беләбез» дигән викторина уздырылды.
2019 елның апрелендә Министрлыкның административ бинасы фойесында «Гөрләп алга бар, безнең туган Татарстаныбыз!» дигән фотостенды рәсмиләштерелде.