Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданында 6 июнь көнне ТР Бәяләүчеләр союзында тупланган республиканың бәяләү берлеге профильле хакимият – антимонополь хезмәт, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы җитәкчелеге белән очрашу үтте. “Бәяләү өлкәсендә намуслы көндәшлек” темасына түгәрәк өстәл бәяләүчеләр мәнфәгатьләрен генә түгел, эшмәкәрлек берлекләрен, бәяләүдә дәүләт заказчылары проблемаларына да кагылды. Очрашу кысаларында шулай ук бәяләүчеләрне сатуда катнашуга җәлеп итү, дөрес булмаган реклама урнаштыру, намуссыз көндәшлек белән бәйле сораулар да каралды.
Татарстан Республикасында Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә кертү тәҗрибәсе турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының көндәшлекне һәм эшкуарлыкны анализлау бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Долгов сөйләде. Ул катнашучыларга Министрлык сайтында көндәшлекле мохит мониторингын формалаштыруга кушылырга тәкъдим итте, бәяләү эшчәнлеге индикаторларын федераль трендларга кертү мөмкинлекләрен билгеләде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы исеменнән бәяләү бүлеге җитәкчесе Лариса Швецова катнашты. Министрлык Бәяләүчеләр белән тарихи яктан тыгыз элемтәдә тора, турыдан-туры республика мөлкәте белән алыш-бирешләрне дә, җир-милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә методик җитәкчелекне дә тәэмин итә. Шулай ук чараны ТР ССП бәяләү эшчәнлеге комитеты (рәисе - Артур Әюпов) өчен старт дип санарга мөмкин.
Түгәрәк өстәл модераторлары Андрей Лисичкин, ТР Бәяләүчеләр союзы президенты һәм Артур Николаев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисенең беренче урынбасары очрашу нәтиҗәләрен ясадылар һәм башкарма дирекциягә хакимият органнары белән алга таба диалог өчен кергән тәкъдимнәрне гомумиләштерергә куштылар.