ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадрлар бүлеге җитәкчесе Ринат Газизов “Коррупциясез Татарстан" тапшыруында катнашты

2019 елның 11 июне, сишәмбе

2019 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Ринат Газизов "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалының "Коррупциясез Татарстан"программасында туры эфирында катнашты.

Тапшыруны алып баручы Гөлнара Тимуршина, Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Роберт Вәлиев, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Рөстәм Гаязов, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Валентина Урысова, дәүләт органнары эшчәнлегенә бәйле коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аерым алганда, халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалар, пенсия белән тәэмин итү турында һәм башкалар турында.

Тапшыру барышында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Ринат Газизовка турыдан-туры телефон элемтәсе буенча " Хокук бозулар ачыклаган очракта  Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында нинди алымнар кулланалар?" дигщн сорау бирелде. Ринат Газизов үз чыгышында «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 2004 елның 79-ФЗ номерлы Федераль законында санап үтелгән чикләүләр һәм тыюлар, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу таләпләрен үтәмәгән очракта дәүләт хезмәткәренә йогынты алымнары турында сөйләде. 

Ринат Газизов шулай ук министрлыкта хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча министрлык комиссиясе утырышында хокук бозуларны тикшерү нәтиҗәләрен карау кебек ысулның киң файдаланылуы турында сөйләде. Ул бу ысулның нәтиҗәле булуын, статистика да шул турында сөйли, дип аерым ассызыклады. Мәсәлән, 2017 ел өчен керемнәр турындагы мәгълүматларны анализлау нәтиҗәләре буенча бу комиссиядә 19 дәүләт хезмәткәре тыңланса, 2018 ел өчен белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре буенча бары 5 дәүләт хезмәткәре генә комиссия утырышына чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International