Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (ДБУ «Республика мөлкәт казнасы») ТР, Питрәч муниципаль районы, Крәш - Сәрдә авыл җирлеге адресы буенча урнашкан, гомуми мәйданы 25 га булган, мәҗбүри тартып алынган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен сату буенча 17.06.2010 көненә билгеләнгән аукционның катнагуга гаризалар булмавы сәбәпле аукционның үткәрелмәгән дип танылуы хакында хәбәр итә.
24.07.2002 № 101-ФЗ “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турындагы” Федераль законның 6 маддәсенең 14 п. нигезендә бу җир кишәрлекләрен сату буенча өченче тапкыр аукцион игълан ителәчәк. Җир кишәрлекләрен халык алдында тәкъдим итү юлы белән сатуның башлангыч бәясе кабат сатуларның башлангыч бәясе күләмендә билгеләнәчәк. Җир кишәрлеген сату бәясе кабат сатуларның башлангыч бәясеннән 50 процентыннан да ким булмаска тиеш.