Россия Федерациясе законнарына Комплекслы кадастр эшләрен башкаруның нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелә

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

2019 елның 17 июнендә Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин «Кадастр эшчәнлеге турындагы» Федераль законга һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куйды.

Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе законнарына Комплекслы кадастр эшләрен башкаруның нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелә.

Аерым алганда, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында булмаган күчемсез милек объектлары ачыкланган очракта Комплекслы кадастр эшләрен башкаручының гамәлләре тәртибе аныклана, аерым төр күчемсез милек объектлары өчен Комплекслы кадастр эшләрен үткәрү үзенчәлекләре карала һәм кызыксынган затлар тарафыннан Комплекслы кадастр эшләрен башкаручыга документлар бирү тәртибе билгеләнә.

Шулай ук Комплекслы кадастр эшләренә заказ бирүче дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары элек Дәүләт техник исәпкә алу һәм (яки) техник инвентаризация органнарында һәм оешмаларында сакланган документларны түләүсез алу хокукы бирелә.

«Кадастр эшчәнлеге турында» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» федераль законнарны Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы белән тәңгәлләштерү өчен территорияне межалау буенча расланган проектсыз Комплекслы кадастр эшләрен үткәрү мөмкинлеге карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International