2019 елның 1 июлендә министр Азат Хамаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Омск өлкәсе Губернаторы Александр Бурков белән очрашуында катнашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Бурков Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Омск өлкәсе Хөкүмәте арасында икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында Килешү имзаладылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан белән Омск өлкәсе арасында хезмәттәшлек шактый ныгыды. Үзара сәүдә күләме 4 млрд. сумга җитте. «Бу күләмне шактый арттырырга мөмкин дип саныйм. Омск өлкәсенә без йөк автомобильләре, авыл хуҗалыгы техникасы, шиналар, нефть химиясе продукциясе, медицина җиһазлары, дарулар белән тәэмин итәбез», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты. Шулай ук ул эшкуарлыкка ярдәм итү, дәүләт хезмәтләре өлкәсен һәм электрон сатып алулар системасын үстерү өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү перспективаларына тукталды.
Александр Бурков үз чиратында Татарстан белән хезмәттәшлекнең Омск өлкәсе өчен мөһим булуын билгеләп үтте. «Татарстан Республикасы - Идел буе федераль округында безнең төп партнерыбыз. Безнең сезнең белән уртак нәрсәләр күп. Безнең төбәкләрдә нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү яхшы үсеш алган. Бүген имзаланган хезмәттәшлек турында килешү уртак эшкә яңа кырлар ача», - дип ассызыклады Губернатор.