Казанда Россия инвентаризаторлары Федератив берлегенең XXI очрашуы узды

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

2019 елның 4 июлендә Казанда Россия инвентаризаторлары Федератив берлеге очрашуы узды. Чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ вәкилләре, Россиянең 23 төбәгеннән оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнаштылар.

Очрашуда техник инвентаризация, кадастр эшчәнлеге өлкәсендә оешмалар эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре, хакимият органнары белән хезмәттәшлек формалары һәм башка сораулар каралды. Очрашуның төп темаларыннан берсе дәүләт кадастр бәяләвен үткәрүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булды, чөнки Россия Федерациясенең күп субъектларында бу функцияләр үз составында техник инвентаризация һәм кадастр бәяләвен берләштерүче дәүләт бюджет учреждениеләренә йөкләнгән.

Төп игътибар техник инвентаризация оешмаларының һәм кадастр бәяләвенең үзара хезмәттәшлеген җайга салуга, техник инвентаризация һәм кадастр бәяләве өлкәсендә эшчәнлекне җайга салу мәсьәләләре буенча бердәм позициягә, шулай ук әлеге өлкәдә законнарны камилләштерү максатында дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән хезмәттәшлек принципларын эшләүгә бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International