ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан устав капиталында Татарстан Республикасы өлеше 50% тан артык булган акционерлык җәмгыятьләренең һәм дәүләт унитар предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча комиссия утырышы булды

2019 елның 16 августы, җомга

2019 елның 16 августында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкиле катнашында акцияләре Татарстан Республикасы милкендә булган дәүләт унитар предприятиеләре һәм акционерлык җәмгыятьләренең хуҗалык алып баруына тапшырылган дәүләт милкенең сакланышын тикшерүне тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы комиссиясе утырышы узды.

Утырышта түбәндәге предприятиеләрнең һәм оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды: «Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге» ТР ДУП, «КАИ-ЛАЗЕР» АҖ, «Санлы технологияләр үзәге» АҖ, «Химия технологияләре өлкәсендә Төбәк инжиниринг үзәге» АҖ, «Ватан робот техникасын прототиплаштыру һәм гамәлгә кертү үзәге» АҖ.

Комиссия тарафыннан бу предприятиеләрнең һәм акционерлык җәмгыятьләренең зыянга эшләү сәбәпләре каралды һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләрен яхшырту буенча тәкъдимнәр бирелде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча әлеге предприятиеләрнең һәм акционерлык җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген контрольдә тотуны дәвам итү турында Карар кабул ителде. Вәзгыять начарайган очракта, әлеге оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге өстәмә рәвештә каралачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International