13.09.2019 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә зиратлар урнашкан җир кишәрлекләрен карап тоту, саклау һәм аларны рәсмиләштерү сораулары буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Киңәшмә эшендә ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев һәм ТР буенча Росреестр идарәсе, «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең ТР буенча филиалы, «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, ТР муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча җирле үзидарә органнарына зиратлар астындагы участокларны рәсмиләштерергә һәм тиешле категориягә китерергә йөкләнде.
Татарстан Республикасында барлыгы 3 826 зират бар:
- рәсмиләштерелгән – 1 650;
- өлешчә рәсмиләштерелгән – 294;
- рәсмиләштерелмәгән-1882.
Зиратлар нигездә авыл хуҗалыгы җирләрендә урнашкан.
Мондый җирләрдән файдалануны закон белән тәңгәлләштерү максатыннан, законнарга туры китерү зарур:
- сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җир кишәрлекләрен ызанлау, формалаштыру һәм кадастр исәбенә кую буенча кадастр эшләре алып бару;
- җир кишәрлегенең категориясен сәнәгать җирләренә һәм башка махсус билгеләнештәге җирләргә күчерү.
2017 елдан 2019 елның беренче яртыеллыгына кадәр Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 310 га мәйданлы 332 җир кишәрлеген авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясеннән сәнәгать җирләренә һәм башка махсус билгеләнештәге объектларга урнаштыру өчен күчерү турында 105 карары кабул ителде.
Киңәшмәдә катнашучылар кишәрлекләрне рәсмиләштергәндә килеп туган проблемалар, зиратларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе, шулай ук урман фонды җирләрендә урнашкан зиратлар турында фикер алыштылар.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнарына, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белән тиешле эшләр башкару максатларында, зиратларны агымдагы ел ахырына кадәр рәсмиләштерү эшләрен тәмамлау һәм 20.09.2009 га кадәр урман фонды җирләрендә урнашкан зиратлар буенча мәгълүмат бирү кирәклеге турында тәкъдимнәр бирелде.
Киләсе киңәшмә сентябрь ахырында планлаштырылган