Россия Федерациясе субъектлары арасында чикләрне билгеләү эше "Җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую"максатчан моделен тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Бу күрсәткечне үтәү күчемсез милек объектларының дәүләт кадастр исәбен камилләштерүгә турыдан-туры йогынты ясый, бу, үз чиратында, регионнарның инвестицион климатын яхшырту критерийларының берсе булып тора.
«Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ Россия Федерациясенең чиктәш субъектлары белән Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү һәм килештерү эшләрен оештыра. Хәзерге вакытта республиканың барлык чиктәш субъектлары белән чикләре буенча якынча мәгълүматлар җыелган. Самара өлкәсе һәм Чуаш Республикасы чикләрен килештерү өчен материаллар әзерләү һәм каршылыкларны бетерү буенча эш башланды.
Казанда Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасында чик билгеләү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Анда «Самара геодезия һәм җир төзелеше Үзәге» ҖЧҖ һәм «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре катнашты.
Шулай ук Татарстан Республикасы һәм Чуаш Республикасы арасында чик билгеләү мәсьәләләре буенча Чабаксар шәһәрендә эш киңәшмәсе узды. Чуаш республикасы ягыннан әлеге киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Росреестр Идарәсе һәм «ҖИР» ҖЧҖвәкилләре, Татарстан Республикасы ягыннан: ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Фонды пространство мәгълүматлары Татарстан Республикасы» ДБУ вәкилләре катнаштылар.
Очрашу барышында субъектлар арасында чикләрне билгеләүдә каршылыкларны хәл итүгә карата гомуми алымнар каралды, чик билгеләүнең эш проектлары һәм ачыкланган аңлашылмаучанлыклар буенча белешмәләр алмашынды, яклар карамагында булган архив картографик һәм башка материаллар белән чикне узу буенча алмашу турында килешүгә ирешелде, алга таба хезмәттәшлек планнары һәм тәртибе билгеләнде.