Министр Фәнил Әһлиуллин җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибен эшләү сораулары буенча киңәшмә үткәрде

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин бүген Татарстан Республикасы милкендәге җир кишәрлекләре, дәүләт мөлкәте чикләре билгеләнмәгән җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибен эшләү сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР Министрлар Кабинетының «Җир өчен аренда түләве турында «1995 ел, 9 февраль, 74 нче карары белән расланган ТР Дәүләт милке  билгеләнмәгән җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турындагы» карары проектына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәр каралды.

Кайбер искәрмәләр исәпкә алынды һәм киңәшмә нәтиҗәләре буенча проектны ведомствоара килештерүгә җибәрү, шулай ук проектның җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын кабатлау турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International