2019 елның 24 сентябрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының "Күчемсез милек объекты характеристикалары турында декларацияне карау тәртибен, шул исәптән аның формасын раслау турында" 2019 елның 4 июнендәге 318 номерлы боерыгы басылды.
Декларацияне тутыру тәртибе гадиләштерелде һәм карау срогы 50 эш көненә кадәр арттырылды.
Шулай ук әлеге Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 846 номерлы боерыгының 2 п. үз көчен югалткан дип таныла, аның нигезендә "Дәүләт кадастр бәяләве үзәге" ДБУ күчемсез милек объекты характеристикалары турында декларацияләрне карый.
2019 елның 5 октябреннән "Дәүләт кадастр бәяләве үзәге" ДБУ күчемсез милек объекты характеристикалары турында декларацияләрне карау тәртибе үзгәрәчәк. Шул ук вакытта сайтның әлеге үзгәрешләргә кагылышлы бүлеге яңартылачак.
«Дәүләт кадастр бәясе турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 15.07.2009 елдагы 2202-р номерлы «Татарстан Республикасы сәнәгате җирләренә һәм башка махсус билгеләнештәге җирләргә дәүләт кадастр бәяләве үткәрү турында» гы боерыгын үтәү максатыннан Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елда сәнәгать җирләренә һәм башка махсус билгеләнештәге җирләргә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.
Сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җир кишәрлекләре хокукына ия булучылар күчемсез милек объектының характеристикалары турында декларацияләрне 2020 елның 1 гыйнварына кадәр «Дәүләт кадастр бәясе үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә тапшырырга хокуклы.