Җир кишәрлекләрен аукцион үткәрмичә арендага бирү критерийлары буенча Татарстан Республикасы Президенты Указы имзаланды

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 9 октябрендә җир кишәрлекләрен киң күләмле инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен арендага бирү механизмының нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның «Җир кишәрлекләрен сатуларны үткәрмичә арендага бирү рөхсәт ителә торган киң колачлы инвестиция проектларына туры килергә тиешле критерийларның сыйфат һәм сан күрсәткечләренә үзгәреш кертү турында»гы УП-611 номерлы Указына кул куелды.

Документ тарафыннан Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 7 декабрендәге ПУ-1170 номерлы «Сату үткәрмичә генә җир кишәрлекләрен арендага бирү рөхсәт ителә торган зур инвестиция проектларына туры килергә тиешле критерийларның сыйфат һәм сан күрсәткечләрен билгеләү турында»гы указында каралган критерийларның күрсәткечләрен конкретлаштыру күздә тотыла. Шулай ук инвестицион проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә алга киткән икътисадый эшчәнлекнең тиешле төрләренә карата территория резиденты тарафыннан яңа эш урыннары булдыру критерийларының, күрсәтелгән резидент тарафыннан Икътисадый эшчәнлекнең тиешле төрләренә карата гамәлгә ашырыла торган инвестицион проект кысаларында тормышка ашырыла торган инвестицион үсеш территориясе резидентының капитал салулар күләме критерийларының күрсәткечләренә төгәллек кертелә.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Указы намуссыз төзүчеләрнең гамәлләреннән (гамәл кылмавыннан) зыян күргән өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча чаралар күрүне тәэмин итү максатларында башкарма хакимият органнары һәм юридик затларның (потенциаль инвесторларның) үзара хезмәттәшлеге процессын оптимальләштерүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International