12.11.2019 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил әһлиуллин рәислегендә Хуҗалык җәмгыятьләре һәм ширкәртләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эшләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе, «Связьинвестнефтехим» АҖ, «Ак Барс «Холдинг компаниясе» АҖ вәкилләре катнашты.
Комиссия эше кысаларында 2018 елда дәүләт вәкилләре эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.
Утырышта шулай ук акцияләре Татарстан Республикасы милкендә булган һәм 2020 елда акционерларның еллык гомуми җыелышларында махсус хокук («алтын акция») гамәлдә булган акционерлык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнарына тәкъдим итү өчен дәүләт вәкилләре һәм бәйсез директорлар кандидатуралары каралды һәм расланды. Барлыгы 80 акционерлык җәмгыятендә 144 дәүләт вәкиле һәм 17 бәйсез директор тәкъдим итү планлаштырыла.