Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында парламентарийлар «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында» һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Татарстанда ятим балаларга 24 кв.метрдан ким булмаган торак бирү турында сүз бара.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, закон проекты Ятим балаларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән һәм аларны торак мәйданы белән тәэмин итү буенча гарантияләрне Татарстанда беркетә. Моннан тыш, муниципаль актларга анализ ясау күрсәткәнчә, республика шәһәрләрендә һәм районнарында социаль наем шартнамәсе буенча мәйданның төрле нормалары билгеләнгән. Әлеге закон проекты Ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга карата әлеге норманы тәртипкә салуга юнәлдерелгән.
«Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен торак урыннар сатып алу буенча вәкаләтле орган булып тора. Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле, 2013 елдан 2018 елга кадәр, бөтен республика буенча 1818 торак бина сатып алынган. Агымдагы елда планда-309 фатир, бүгенге көнгә 145 фатир алынган. Алар мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына тапшырылды, яңадан бүлү бара. Һәм өстәмә рәвештә ел ахырына кадәр 164 торак бина сатып алу көтелә. 2020 елга 321 фатир булыр дип фаразлана», – дип сөйләде Артур Галиев.
Депутатлар документны хупладылар һәм ТР Дәүләт Советына аны беренче һәм өченче укылышларда кабул итәргә тәкъдим иттеләр.