«Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ белгечләре дәүләт кадастр бәяләве турында методик күрсәтмәләрне камилләштерү буенча утырышта катнаштылар

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

2019 елның 12 ноябрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш Министрлыгында дәүләт кадастр бәяләве турында методик күрсәтмәләрне камилләштерү мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем составына «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ җитәкчесе урынбасары Рэнальд Сабирҗанов һәм күчемсез милек базары мониторингы бүлеге башлыгы - баш технолог Вадим Журавлев керде.

    Ведомствоара эшче төркем дәүләт кадастр бәяләве системасын камилләштерү һәм аның нәтиҗәләренең объективлыгын арттыру максатыннан оештырылган. Эшче төркемне Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары – Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Виктория Валериевна Абрамченко җитәкләде.

    Беренче утырышта дәүләт кадастр бәяләвен методик тәэмин итүне камилләштерү форматы һәм механизмнары, Ведомствоара эшче төркемнең эш тәртибе турындагы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International