Устав капиталында Татарстан Республикасы өлеше 50% тан артык булган дәүләт унитар предприятиеләре һәм акционерлык җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы комиссиясе утырышы

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә Татарстан Республикасы милкендә булган дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең устав капиталларын хуҗалык алып бару өчен дәүләт милкеннән файдалануны контрольдә тоту буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы комиссиясе утырышы узды. 
Утырышта «Базис-Терра» АҖ, «Теплоэнергосети» ТР ДУП, «Промстройбехезопасность» ТР ДУП, «Татарстан проектлары» АҖ, «Татарстан Республикасы Экспорт Корпорациясе» АҖ,«Яшел Үзән ПКБ» АҖ финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды.    
Комиссия тарафыннан әлеге предприятиеләр һәм акционерлык җәмгыятьләренең зыянга эшләвенең сәбәпләре каралды һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләрен яхшырту буенча тәкъдимнәр бирелде. 
Утырыш нәтиҗәләре буенча әлеге предприятиеләрнең һәм акционерлык җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшереп торуны дәвам итү турында Карар кабул ителде. Хәл начарланган очракта, әлеге оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге өстәмә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International