Бүген Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Төп доклад белән утырышта ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаров чыгыш ясады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идарә эшен уңай бәяләде.
Ул шулай ук җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү мәсьәләсенә игътибар итте. Эшкәртелми торган, ташландык җир кишәрлекләренә игътибарлы булырга кирәк. Рөстәм Миңнехановка бу мәсьәләнең Россельхознадзор контролендә булуын хәбәр иттеләр.
Татарстан Президенты бөтен җаваплы ведомстволарга бу мәсьәләгә игътибарлы булырга өндәде.
"ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына муниципаль районнар башлыклары белән кулланылмый торган җирләрне анализлауны тәмамларга кирәк, шулай ук әлеге җирләрне торак пунктлар чикләреннән чыгарып, авыл хуҗалыгы җирләре итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән оештырылган җир кишәрлекләренең минималь зурлыгын билгеләү турындагы закон проектын әзерләргә һәм Дәүләт Советына кертергә кирәк".
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына ТР Юстиция министрлыгы белән берлектә тораклары бердәнбер булса һәм шул адреста 1991 елга кадәр теркәлгән булсалар, җир кишәрлекләренә һәм андагы торак йортларга документлары булмаган гражданнарга теркәү тәртибен җиңеләйтү турында закон проектын әзерләргә йөкләде.