Кадастр бәясен билгеләүдә кертелгән хаталарны төзәтү буенча хокукка ия булучылар өчен мәгълүмат

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Гражданнар мөрәҗәгатьләре ешаю сәбәпле «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге»  ДБУ кадастр бәясен билгеләүдә кертелгән техник һәм (яки) методологик хаталарны төзәтү буенча хезмәт күрсәтү бары тик ««Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ тарафыннан гамәлгә ашырылган объектлар өчен генә башкарыла дип хәбәр итә.

 «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге»  ДБУ авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең кадастр бәясен билгеләүдә кертелгән техник һәм (яки) методологик хаталарны төзәтү белән бәйле мөрәҗәгатьләрне карый. 2020 елның гыйнварыннан «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге»  ДБУ  су фонды, урман фонды җирләре, аеруча саклана торган территория һәм объект җирләре өчен мондый мөрәҗәгатьләрне карый башлаячак.

    Башка күчемсез милек объектлары буенча мөрәҗәгатьләр кергән очракта, мөрәҗәгать итүчегә "Дәүләт кадастр бәяләве турында" 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль законның 21 статьясындагы 1 пункты нигезендә мөрәҗәгатьне карау кире кагылачак.

    «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге»  ДБУ тарафаннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында тулырак мәгълүмат 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International