Татарстан Республикасында ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу Елына старт бирелде

2019 елның 20 декабре, җомга

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров концерт залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара узды.

Тантананың турыдан-туры трансляциясе «ТНВ-Планета», «ТНВ-Татарстан» телеканалаларында, шулай ук «Татар-информ» МА, Рәсми Татарстан сайтларында оештырылды.

Сәхнәгә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флаглары, Татарстан АССРның беренче байрагы, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы флагы чыгарылды.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

«Бүгенге тантана белән без ТАССР төзелүнең 100 еллыгы Елын ачып җибәрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Күп кенә халыкара, бөтенроссия һәм республика чаралары планлаштырылган. Мөһим социаль-мәдәни объектлар ачылачак. ТАССРның йөз еллыгы исеме метро станцияләренең берсенә биреләчәк. Фәнни-гамәли форумнар узачак. Әлбәттә, игътибарыбыз үзәгендә кешеләр булачак».

Азакта Рөстәм Миңнеханов барысын да республиканың йөз еллык юбилее белән котлады, яңа хезмәт уңышлары һәм казанышлары, бәхет-шатлык теләде.  

Аннары аеруча лаеклы гражданнар Татарстан Республикасының яңа дәүләт бүләге – «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Президенты яңа дәүләт бүләген Россия Хезмәт Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка да тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International