Җир кишәрлегеннән баш тарту, анда нинди дә булса сәбәпләр аркасында тиешле эшләр башкармаган, шулай ук кишәрлектән файдаланган өчен салым түләргә теләмәгән очракларда каралган. Салымнар буенча йөкләмәләр һәм алар белән бәйле штраф санкцияләре белән очрашмас өчен рәсми рәвештә җирдән баш тартырга кирәк.
Әлеге мәсьәлә «Уүчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» 07.03.2015, №218-ФЗ Законның 56 статьясы белән җайга салына. Җир кишәрлегенә яисә җир өлешенә хокуктан баш тарту җир кишәрлеге милекчесе яки җир өлеше милекчесе гаризасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Гаризага җир кишәрлегенә хокук билгели торган документ, я мөрәҗәгать итүченең җир өлешенә хокукын билгели яки раслый торган документ теркәлә.
Бу очракта әлеге законның 69 статьясындагы 3 өлеше нигезләмәләре кулланылмый, ягъни 1998 елның 30 гыйнварына кадәр җир кишәрлегенә яки җир өлешенә хокуклар закон нигезендә барлыкка килгән очракта, законда күрсәтелгән шартлар аркасында (мәсәлән –мирас) хокукларны теркәү көненнән дә соңга калмыйча, ЕГРНда объектка хокукны мәҗбүри дәүләт теркәве таләп ителми.
Җир кишәрлегенә яисә җир өлешенә милек хокукы туктатылган очракта, мондый хокуктан баш тарту аркасында, Россия Федерациясе субъекты яки муниципаль берәмлек милкенә әлеге җир участогы яки җир өлеше кертеләчәк хокукларны дәүләт теркәве гамәлгә ашырыла, хокук барлыкка килүне яки күчүне теркәү турында гаризадан башка.