ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре ТР Бәяләүчеләр союзының белем бирү һәм квалификация күтәрү Комитеты утырышында катнаштылар

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының белем бирү һәм квалификация күтәрү Комитеты утырышында Бәяләү эшчәнлегендә квалификацион имтиханнарга әзерлек сораулары каралды (Казан, май 2020). Казан федераль университетының проект менеджменты Һәм бизнесны бәяләү кафедрасы мөдире Азат Сәфиуллин Россия Федерациясе вәкаләтле вәкиле "ФЦ" ФБУ белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре, бирелгән гаризаларның саны һәм уку - укыту мәйданчыгының Татарстан һәм Идел буе федераль округыннан претендентларны кабул итәргә әзерлеге турында хәбәр итте.

Казан инновацион университеты департаменты директоры Неля Мөхәммәтханова имтиханнарга квалификация күтәрү буенча уку-укыту программаларын эшләргә тәкъдим итте. Фикер алышу барышында агымдагы елның апрелендә, Татарстанда тәкъдим ителгән СРО лектор-белгечләрен җәлеп итеп, әзерлек план-графикларын формалаштыру турында карарлар кабул ителде. 

Башкарма дирекциягә квалификация аттестатларының тәмамланмаган вакыты белән претендентлар өчен вакытыннан алда имтихан бирү мөмкинлеге һәм квалификация имтиханын тапшыру тәртибенә һәм шартларына үзгәрешләр кертүче закон, норматив хокукый актларны раслау фаразы турында аңлату өчен РФ Икътисадый үсеш министрлыгына, "ФЦ" ФБУГА, РФ Дәүләт Думасының профильле комитетларына мөрәҗәгатьләр әзерләргә кушылды. Югары уку йортлары вәкилләре квалификация аттестаты алу өчен чыгарылыш студентлары бәяләүче ярдәмчесенең өч елдан да ким булмаган стажына ия булырга тиеш булуы бу һөнәргә керүне кыенлаштыра, дип ассызыкладылар. Дәүләт Думасы тарафыннан өченче укылышта кабул ителгән закон проектында әлеге һәм башка актуаль мәсьәләләр хәл ителергә тиеш.

     Утырышта катнашучылар тарафыннан шулай ук "Бәяләү эшчәнлеген цифрлы трансформацияләү" программасын эшләүгә төп карашлар формалаштырылды, башкарма дирекциягә тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Утырышта ТР бәяләүчеләр эре СРО төбәк бүлекләре җитәкчеләре Дмитрий Захматов, Надежда Бурмакина, Ирина Игнашина,  югары уку йортлары укытучылары, бәяләү оешмалары җитәкчеләре, шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Бәяләү бүлеге белгечләре Лариса Швецова һәм Зөлфия Камалова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International