Бүген, иртәнге сәгать 9.00 да Казан Гранд Отелендә Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм Идарә җитәкчеләрен укыту семинары "Гражданлык кунуннар төзүне реформалаштыру, муниципаль берәмлекләр һәм дәүләтнең инвестицион проектларда катнашуы" темасы буенча үз эшен башлап җибәрде. Укыту семинарына 2 шәһәр округы һәм 43 муниципаль районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм Идарә җитәкчеләре чакырылды.
Семинарны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев ачып җибәрде. Семинар катнашучылары каршында ясаган кереш чыгышында ул семинарның гражданлык кунуннар төзүдәге булачак үзгәрешләргә багышлануын билгеләде. Коммерция һәм коммерция булмаган оешмалар, килешмәле мөнәсәбәтләр, җир хокукын модернизацияләү турындагы кануннар чыгарылышының реформалашуы ниятләнүе турында һәм җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсенә турыдан-туры йогынты ясаучы башка үзгәрешләр булуы мөмкинлеге турында әйтеп үтте. Министр чыгышында шулай ук семинар катнашучыларын бу үзгәрешләрнең уңай һәм тискәре якларын күрә белергә, мәгънәсенә төшенергә һәм әзер булып торырга чакырды.
Семинарда бу гади булмаган темаларны ачарга һәм алар турында сөйләргә Казан университеты белгечләре чакырылды. Лекцияләрне семинар катнашучылары каршында фәннәр докторы, профессор, КФУ ның гражданлык һәм эшмәкәрлек хокукы кафедрасы мөдире, хокук һәм суд сораулары буенча РФ Совет Федерациясе Федераль Җыелмасы Комитеты эксперты, Идел Буе округының Федераль Арбитраж Судының Фәнни-консультатив шурасы әгъзасы Челышев Михаил Юрьевич һәм КФУ ның гражданлык һәм эшмәкәрлек хокукы кафедрасы доценты, юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасы Югары суды каршындагы гражданлык-хокукый сораулары буенча Фәнни-консультатив шура әгъзасы, ТР ТПП каршындагы икътисади килешмәүчәнлекне хәл итү өчен Третейский Суды Хакиме Хәмидуллина Фәридә Илдар кызы укыячак.
Семинар 2012 елның 7 декабренә кадәр дәвам итәчәк.