Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары мәгълүматлары буенча 25.02.2020 көнгә 55,7 меңнән артык гаилә җир кишәрлекләре алу исемлегенә кертелгән, 35,7 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алган.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев видеоконференция режимында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары рәисләре катнашында киңәшмә үткәрде.
Муниципаль районнар вәкилләре районнарда җир кишәрлекләре сайлау буенча килеп туган проблемаларны аңлаттылар, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү белән бәйле эшләрнең барышы һәм тиешле индикаторны үтәү фаразлары турында хәбәр иттеләр.