ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген министр Фәнил Әһлиуллин үткәргән киңәшмәдә республика районнарында күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре сайлау, җир кишәрлекләрен инфраструктура белән тәэмин итү һәм күп балалы гаиләләр исемлеген формалаштыруга һәм җир кишәрлекләре бирү процедурасына кагылышлы норматив базаны камилләштерү мәсьәләләре каралды.

Тэги: Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү

15
май, 2020 ел
җомга

Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә 14 меңгә якын гаилә җир кишәрлекләре алу исемлегенә кертелгән, 5,8 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алган.

Министр Фәнил Әһлиуллин видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты вәкилләре, Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе , «Казгражданпроект институты "МБУ директоры һәм «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы" АҖ вәкиле катнашында киңәшмә үткәрде.

Тэги: Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү

2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 1 апрель көненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 56 307 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 13 908, Яр Чаллы шәһәрендә – 7 470 гаилә исемлеккә керде.

 

Тэги: Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү

23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү эшләренең барышы турында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Артур Галиев билгеләп үткәнчә, бүгенгә исемлекләргә 56 мең күп балалы гаилә кертелгән, шулардан 36 меңе яисә 65%ы җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Җир кишәрлекләрен бирү нормалары ММИ тарафыннан 6дан алып 20 сутыйга кадәр расланган. Казанда бу – 3 баладан торган гаиләгә 6 сутый, тагын 1 сутый – 3 нче баладан соң туган балага.  

Артур Галиев хәбәр иткәнчә, бүгенгә 7 муниципаль район күп балалы гаиләрне тулысынча җир кишәрлекләре белән тәэмин иткән. Бу – Әгерҗе, Аксубай, Апас, Мамадыш, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш районнары. Артта калучылардан 10 район, аларда тәэмин ителеш – 50-80%. Бу – Түбән Кама, Баулы, Лениногорск, Әлмәт, Зеленодольск, Бөгелмә, Лаеш, Кукмара, Арча, Тукай районнары.

Нотыкчы Казан һәм Чаллы шәһәрләренә аерым тукталды. Тәэмин итеп бетерү өчен 11 мең җир кишәрлеге җитми. Барлыгы Казанда 2,5 мең җир кишәрлеген бирү каралган. Бүгенгә 2 мең 360 кишәрлек рәсмиләштерелгән, шулардан 1 мең 14 җир кишәрлегенә карата Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан карар кабул ителгән.  

Чаллы шәһәре буенча өстәмә массивларны үзләштерү дәвам итә. Барлыгы Чаллы шәһәре буенча 780 кишәрлекен рәсмиләштерү каралган. Бүгенгә 535 кишәрлек рәсмиләштерелгән, шулардан 246 кишәрлекне күп балалы гаиләләр сайлаган инде.  

Артур Галиев Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы җитәкчелеген массивларны үзләштерү эшен тизләтергә өндәде. 

Тэги: Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү

6
март, 2020 ел
җомга

Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә 13,7 меңгә якын гаилә җир кишәрлекләре алу исемлегенә кертелгән, 5,7 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алган.

Тэги: Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү

26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары мәгълүматлары буенча 25.02.2020 көнгә 55,7 меңнән артык гаилә җир кишәрлекләре алу исемлегенә кертелгән, 35,7 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алган.

Тэги: Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International