2020 елның 1 апрель көненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 56 307 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 13 908, Яр Чаллы шәһәрендә – 7 470 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 40 724 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 7 240, Яр Чаллыда - 3 157 җир кишәрлеге.
Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 36 006 җир кишәрлеге бирелгән.