Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү сораулары каралды

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Бүген министр Фәнил Әһлиуллин үткәргән киңәшмәдә республика районнарында күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре сайлау, җир кишәрлекләрен инфраструктура белән тәэмин итү һәм күп балалы гаиләләр исемлеген формалаштыруга һәм җир кишәрлекләре бирү процедурасына кагылышлы норматив базаны камилләштерү мәсьәләләре каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышуда видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Әлмәт районы Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Сәнәгать объектларының саклау зоналарын исәпкә алып, Әлмәт районындагы участокларга кытлык белән бәйле вәзгыять һәм әлеге мәсьәләне хәл итүнең мөмкин вариантлары турында аерым фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International