Казан шәһәренең күп балалы гаиләләренә бирү өчен федераль җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү сораулары каралды

2020 елның 6 марты, җомга

Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә 13,7 меңгә якын гаилә җир кишәрлекләре алу исемлегенә кертелгән, 5,7 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алган.

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты вәкилләре һәм Биектау муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе катнашында киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә Дачный авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү, топографик төшерү, территорияне планлаштыру һәм межалау проектларын эшләү, җир төзелеше һәм кадастр эшләрен үткәрү белән бәйле мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International