ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Спартакиада-2020 кысаларында чаңгы ярышларында катнаштылар

2020 елның 10 марты, сишәмбе

2020 елның 7 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышлар Яшел Үзән шәһәрендә «МАЯК»спорт комплексы базасында узды. Ир-атлар өчен – 3 километр, хатын – кызлар өчен 1 километр дистанция куелды. 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы 4 кешедән торган составта ярышларда актив катнашты: Идиятова э.ш., Кочергина О. А., Масленков А., Камалов Р. Р. Спортчыларга көч биреп торырга җанатарлар һәм команданың гаилә әгъзалары килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International