Бүген Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Казан шәһәренең Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча спорт ярышлары узды.
Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының территориаль структуралары вәкилләре үзләренең спорт осталыкларын, чыдамлылыгын һәм тизлеген күрсәттеләр.
2020 елның 7 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышлар Яшел Үзән шәһәрендә «МАЯК»спорт комплексы базасында узды. Ир-атлар өчен – 3 километр, хатын – кызлар өчен 1 километр дистанция куелды.