Бүген Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Казан шәһәренең Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча спорт ярышлары узды.
Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының территориаль структуралары вәкилләре үзләренең спорт осталыкларын, чыдамлылыгын һәм тизлеген күрсәттеләр.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы данын Эльвира Бадыкова, Кристина Груздева, Алмаз Мөбарәков һәм Риназ Камалов яклады. Команда өчен җан атарга хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары килде.