Ятим балаларга бирү өчен торак урыннары алу хокукына дәүләт контракты төзелде

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 3 октябрендәге 888 нче карары белән расланган "2020 – 2025 елларга Татарстан Республикасында ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү" ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы белән Казан, Әлмәт һәм Минзәлә районнарында ятим балаларга бирү өчен беренче чиратта 58 торак урын сатып алу хокукына дәүләт контракты төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International