ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы нигезендә "Торак фонды белән идарә итү департаменты" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре ТР муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының опека һәм попечительлек органнары белән берлектә ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга 2015 елда бирелгән Татарстан Республикасы махсус торак фондының торак урыннарының сакланышын тикшерү төгәлләнде. Ел башыннан республиканың 33 муниципаль берәмлегендәге 331 торак бина тикшерелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 3 октябрендәге 888 нче карары белән расланган "2020 – 2025 елларга Татарстан Республикасында ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү" ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы белән Казан, Әлмәт һәм Минзәлә районнарында ятим балаларга бирү өчен беренче чиратта 58 торак урын сатып алу хокукына дәүләт контракты төзелде.