17.12.2012 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев рәислегендә ТР Дәүләт милке реестрын актуальләштерү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәгә исәп документларын вакытында тапшырмаган оешмаларның җитәкчеләре һәм баш хисапчылары чакырылган иде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ел саен башкарыла торган ТР Дәүләт милке реестры мәгълүматларын актуальләштерү эшен тәмамлау алдында тора. Бу эш ТР Министрлар Кабинетының “ТР Дәүләт милке реестры турындагы нигезләмәне раслау турындагы” карары нигезендә башкарыла.
Бу елның сентябрь ае башында министрлык тарафыннан ТР Министрлар Кабинетына буйсынучы оешма һәм дәүләт хакимияте органнарына, министрлык һәм ведомстволарга тиешле хатлар җибәрелгән иде. Әлеге мәгълүмат методик тэкъдимнәр һәм документлар әзерләү программасы белән министрлыкның рәсми mzio.tatarstan.ru. сайтына да урнаштырылган. 17.12.2012 көненә Дәүләт милке реестрын актуальләштерү өчен тиешле исәп документлары 910 оешмадан алынды (98,4%).
Киңәшмәдә катнашучы җитәкчеләр алдына министр урынбасары Рөстәм Шамиев исәп документларын 24.12.2012 көненә тапшырып бетерү бурычы куйды.