Бәяләүчеләр өчен квалификация имтиханын тапшыру вакыты озынайтылды

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "2020 елда рөхсәт итү эшчәнлегенә карата рөхсәтләрнең гамәлдә булуын озайту һәм башка үзенчәлекләр турында"2020 елның 3 апрелендәге 440 номерлы карары кабул ителде. 7 нче кушымта бәяләүчеләрнең квалификация аттестатларының гамәлдә булу вакытын озайту турындагы мәсьәләгә карый.

Аттестатлар озайтылачак:
- 2017 елның 31 октябренә кадәр квалаттестаттлар алучылар өчен - 6 айга ;
- 2017 елның 1 ноябреннән 2018 елның 31 гыйнварына кадәрге чорда алучылар өчен - 3 айга.
Элегрәк бирелгән квалификация аттестатларын, гамәлдә булу вакыты озайтылу сәбәпле, яңадан рәсмиләштерү гамәлгә ашырылмый.
6 айга имтихан үткәрүгә мораторий кертелде.
Карар 06.04.2020 көнне басылып чыкты. Басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International