2020 елның 7 апрелендә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 472 статьясына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куйды.
Федераль закон буенча Россия Федерациясе Бюджет кодексы белән билгеләнгән бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләттерүгә өметсез дип тану очраклары исемлеге түбәндәге очраклар белән тулыландырыла:
- «Бөлгенлек (банкротлык) турында» Федераль закон нигезендә, индивидуаль эшкуар булмаган гражданны банкрот дип тану;
- хөкем ителүчеләргә карата штраф рәвешендә амнистия, ярлыкау турындагы актларны куллану;
- юридик затны теркәү органы карары буенча юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдыру;
Федераль закон нигезендә шулай ук түләнмәгән административ штрафлар административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә аларны түләттерүгә өметсез дип таныла, башкарма җитештерүне туктату турында карар чыгарылган очракта.