Татарстан Республикасы чиген узу мәсьәләләре каралды

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча «Кадастр палатасы» ФДБУ һәм «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды»ДБУ вәкилләре катнашты.

Катнашучылар Татарстан Республикасы чиген узу мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары арасында чик билгеләүнең проблемалы мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International