Татарстандагы 1000нән артык ишегалдын төзекләндерү проекты җәмәгать тикшерүе стадиясен узды

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Татарстан ишегалларының план-схемалары апрель һәм май айларында   dvor.tatar сайтында ачык тикшерүләр, фикер алышулар өчен  урнаштырылган иде. «Безнең ишегалды» программасының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән иң мөһим принципларының берсе – халык фикерен исәпкә алу. Шуңа күрә бүгенге  эпидемиологик вазгыять шартларында төзекләндерү проектлары буенча читтән торып җәмәгать фикер алышулары оештырылды.

Ишегалларын төзекләндерү схемалары буенча фикер һәм тәкъдимнәр берничә канал буенча кабул ителде – программаның  dvor.tatar сайтында планга карата комментарийларда һәм тәүлек әйләнәсе эшләүче  8 (800) 27-5-2020 кайнар линия телефоны буенча. Татарстанлыларның тәкъдим-фикерләрен кабул итү вакытында сайтка  4 меңнән артык хәбәр килде һәм  программаның колл-үзәге 1500гә якын шалтыратуны кабул итте.

Схемалар буенча халыктан кабул ителгән барлык комментарийлар да беренчел проектларны эшләгән муниципаль районнарга юлланды.  Муниципалитетларның бурычы – барлык фикерләрне тикшерү һәм, программада каралган мәҗбүри эш юнәлешләре җыелмасына ярашлы рәвештә һәм программа принципларын исәпкә алып, ишегалды схемаларын төзәтү, эшләп бетерү.

«Безнең ишегалды» Президент программасы ишегалларын комплекслы төзекләндерүне күз уңында тота, ул берничә мәҗбүри эш юнәлешен үз эченә ала: ишегалды юлларын асфальтлау, булган тротуарларны ремонтлау һәм яңаларын салу, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, ишегалдындагы яктырткычларны ремонтлау, балалар өчен уен мәйданчыклары төзү, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын тәртипкә китерү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International