Татарстан һәм Башкортстан уртак чикне билгеләгәндә хезмәттәшлек турында килештеләр

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Россия Федерациясе субъектлары чикләрен билгеләү буенча киңәшмә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында узды.
Россия Федерациясе законнары нигезендә, 2020 ел ахырына кадәр субъектлар ЕГРНга чикләрне исәпкә куярга тиеш. Татарстан Республикасы чиге Чуваш Республикасы, Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәләре, Марий-Эл Республикасы һәм Удмурт Республикасы белән чиктәш. Киров өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы коллегалары белән хезмәттәшлек турында килешү бар.

Татарстан Республикасы ягыннан чикләрен билгеләү эшен «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ алып бара. Чикне узу проектын әзерләү өчен Киров өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы хезмәттәшләреннән башлангыч картографик мәгълүматлар соратып алынды.

Киңәшмә барышында катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, субъектларда бәхәсле мәсьәләләрнең ничек хәл ителүе турында сөйләделәр.

Фикер алышуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, «Росреестр ФКП» ФДБУнең ТР буенча филиалы, БР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, БР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, БР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International