Эшче төркемдә Татарстан һәм Удмуртия арасындагы бәхәсле участоклар турында фикер алыштылар

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов видеоконференция режимында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышын үткәрде.

«ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУнең җир төзелеше проектлау бүлеге башлыгы Андрей Логашин эшче төркем фикер алышуына Татарстан чиген узу проектын эшләгәндә барлыкка килгән берничә бәхәсле мәсьәләне тәкъдим итте. Катнашучылар республика һәм Удмуртия арасындагы чик участоклары турында фикер алыштылар. Сораулар торак төзелеше, сәнәгать объектлары чикләре киселешенә, кадастр участогын бүлүгә кагылышлы иде. Аларның кайберләре утырышка керү юлы белән хәл ителде, ә кайберләре – эшче төркем әгъзалары эшкә алынды.

Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы атна саен уза. Анда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, «Росреестр ФКП» ФДБУнең ТР буенча филиалы вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International