Бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре белән идарә итүнең аерым мәсьәләләрен җайга салучы законга кул куелды

2020 елның 5 июне, җомга

«Гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында Федераль законга һәм "Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында" Федераль законның 42 статьясына үзгәрешләр кертү хакында 2020 елның 25 маендагы 162-ФЗ номерлы Федераль закон белән аерым мәсьәләләр җайга салына, коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре белән идарә итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Федераль закон нигезендә, ширкәт әгъзаларының гомуми җыелышының аерым компетенциясенә гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләре чикләрендә урнашкан һәм гомуми файдаланудагы мөлкәт булган күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында гариза һәм (яки) мондый күчемсез милек объектларының дәүләт кадастр исәбенә алу турында гариза белән мөрәҗәгать итү турында карар кабул итү керә. Бер үк вакытта гомуми җыелышта дәүләт кадастр исәбен һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органга тиешле гариза бирүгә вәкаләтле вәкил сайлана.
Федераль закон нигезендә шулай ук «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законга үзгәрешләр кертелә.

Тэги: Законнар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International