2020 елның 8 июнендә «икътисадны тотрыклы үстерүне тәэмин итүгә һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмый калуга юнәлдерелгән кичектергесез чаралар күрү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 166-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – Федераль закон) кабул ителде.
Федераль закон нигезендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүгә һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмауга юнәлтелгән кайбер чаралар күздә тотыла, аерым алганда, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, зыян күргән тармаклардан аренда түләвен бер елдан да артмаган вакытка киметүне таләп итәргә хокуклы, берьяклы тәртиптә биналарның, корылмаларның, торак булмаган биналарның яисә аларның өлешләренең аренда шартнамәсеннән баш тартырга мөмкин; Федераль законда күрсәтелгән шартларны үтәгәндә дәүләт яки муниципаль милектә булган аренда шартнамәсен озайтырга. Шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъекты арендага бирелә торган мөлкәтне сатып алганда 6 айдан алып 12 айга кадәр түләүләрне кичектереп торудан файдалана ала, әгәр килешү югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимы кертелгәнче төзелгән булса.