Бүген министрның беренче урынбасары Артур Галиев 2020 елда ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга торак урыннары бирелергә тиешле торак йортларны файдалануга тапшыру срокларын төгәлләштерү соравы буенча киңәшмә үткәрде. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешма, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре катнашты. Торак йортларны тапшыру вакыты 2020 елның сентябренә билгеләнде.